В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа елның төп бизәге булган беренче яшел чибәркәйне Химиклар мәдәният йорты янындагы паркта күрергә була
Денис Гордийко фотосы
Бу елны Казан районнарында 37 чыршы шәһәрчеге эшләячәк. Аларның күбесен декабрь башында кора башлаячаклар, чыршы шәһәрчеген ачу тантаналары Яңа ел алдыннан узачак.
Бүген шәһәрдә беренче бәйрәм чыршысы җем-җем килеп балкый башлады инде. Яңа ел шарлары, якты йолдызчык һәм флаглар белән бизәлгән агач Мәскәү районындагы Химиклар мәдәният йорты янындагы мәйданда урнаштырылган.
Яңа ел чыршыларын шәһәрнең башка паркларында һәм скверларында декабрь башында күрергә мөмкин булачак.
Вахитов һәм Идел буе районнарында җиде яңа ел чыршысы куелачак. «Мирный» мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта бәйрәмнең төп бизәге булган чыршы агачы беренче тапкыр бизәләчәк, «Әкият» балалар үзәге каршындагы мәйданга якты утлар белән бизәлгән 10 метрлы чыршы куячаклар.
Совет районында 14 бәйрәм чыршысын, Киров һәм Мәскәү районнарында – 10 ны, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында – бишне, «Иске шәһәр» префектурасы территориясендә бер чыршыны күрергә мөмкин булачак.
Чыршы шәһәрчекләрен ачу тантанасында шәһәр халкы өчен әкият геройлары катнашында театральләштерелгән бәйрәм тамашалары, концертлар, шулай ук Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашулар әзерләнә.
Чыршы шәһәрчекләре Казанның барлык районнарында да ясалачак.
Авиатөзелеш районы
Борисоглебск бистәсе;
«Крылья Советов» паркы;
Кадыш бистәсе;
Вахитов районы
«Әкият» балалар үзәге каршындагы мәйданчык;
Киров районы
«Красная Горка» мәдәният йорты;
«Салават күпере» торак комплексындагы парк;
Балыкчы бакчасы;
«Салават күпере» торак комплексы, Тансык урамы, 13а;
«Юдино» торак комплексы, Ильич урамы, 25;
Мәскәү районы
Серов бульвары;
Жилплощадка торак массивы, Химиклар урамы, 15;
«Наратлык» паркы;
Урицкий паркы;
Химиклар мәдәният йорты янында;
Яңа Савин районы
«Ак чәчәкләр» бульвары;
«Континент» паркы;
Идел буе районы
«Авангард» скверы;
«Калейдоскоп» паркы;
«Мирный» мәдәният йорты янында;
Отары бистәсендәге мәдәният йорты каршында;
«Чулпан» мәдәният үзәге янында;
Филармония скверы;
Совет районы
Дәрвишләр бистәсендә Комсомол мәйданы;
«Арт Центр» ККҮ территориясе;
Совет мәйданы;
Константиновка бистәсе;
«Йолдызлы» скверы;
Җиңү проспекты, 210;
Азино-1; Азино-2 микрорайоннары;
Вознесение бистәсе;
Царицыно бистәсе;
Нагорный бистәсе;
Карьер бистәсе;
«Светлая Долина» паркы;
«ТР төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы» скверы
«Иске шәһәр» префектурасы
Зәйни Солтан скверы