Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.12.2019, 16:01

Казанда күп фатирлы йортлар территориясендә законсыз урнаштырылган сәүдә объектларын сүтәчәкләр

Казанда законсыз урнаштырылган стационар булмаган сәүдә объектларын ачыклау һәм сүтү эше даими нигездә алып барыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанда күпфатирлы йортларның җир участокларында законсыз урнаштырылган стационар булмаган сәүдә объектларын шәһәр Башкарма комитеты карары буенча сүтәчәкләр. Мондый карарны бүген Ратушада узган Казан шәһәр Думасының XXXVII сессиясе утырышында кабул иттеләр.

Казанда законсыз урнаштырылган стационар булмаган сәүдә объектларын ачыклау һәм сүтү эше даими нигездә алып барыла, дип искәртте Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов. Әйтик, бу ел башыннан шәһәрдә 433 законсыз сәүдә объекты демонтажланган, аларның 199-ы махсус саклау базасына күчерелгән. Тагын 234 объектны милекчеләр үзләре сүткән.

Рөхсәтсез оешкан сәүдәне бетерү буенча рейдлар шәһәрдә көн саен үткәрелә. Әмма милекчеләр еш кына сәүдә нокталарын Башкарма комитетның вәкаләтләре тәмамлана торган күпфатирлы йортлар территориясенә күчерәләр. «Хәзер без муниципаль милектә булган җир кишәрлекләрендә яки дәүләт милке җирләрендә урнашкан объектларны гына сүтә алабыз, - дип аңлатты Р.Фазылҗанов. - Безгә күп фатирлы йортларның милекчеләре һәм шәһәр халкы ягыннан сәүдә объектларын йортлар территорияләреннән чыгару үтенече белән бик күп шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр килә. Әмма бу җирләр безнең вәкаләтләргә кермәгәнгә күрә, эш суд тәртибендә алып барыла, әлеге эшләр күп вакытны ала».

Р.Фазылҗанов күп фатирлы йортларның җир участокларыннан законсыз объектларны демонтажлау вәкаләтләрен Казан Башкарма комитетына бирергә тәкъдим итте. Ул ассызыклаганча, бу үзгәрешләр шәһәр халкына тагын да уңайлы шартлар тудырырга һәм законсыз урнаштырылган объектлар белән көрәшне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Депутатлар тәкъдим ителгән үзгәрешләрне хупладылар һәм карар проектын кабул итү өчен тавыш бирделәр.
Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XXXVII сессиясе, 18.12.2019
Барлык яңалыклар