В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тапшыру җиһазлары 21-нче ноябрьдә сүндереләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь). 21-нче ноябрьдә Казанда кайбер каналларның теле - һәм радиотапшырулары вакытлыча туктатылачак. Бу Югары Ослан авылында «Телецентр» антеннасы терәгендә планнан тыш ремонт-торгызу эшләре башкару белән бәйле.
Тапшыру җиһазлары түбәндәге каналларда 7.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр сүндереләчәк: «Радио такси FM», «Радио Татарстан – Яңа гасыр», «Радио дача», «Русское радио», «Искатель Казань», «Радио «Комсомольская правда», «Радио мир», «Новое радио», «Радио рекорд», «Волга /Радио шансон», «Радио пассажир M/Ди FM» (DFM), «Казань-FM/Релаксэфем – спокойная волна», «Эхо Москвы», «Милицейская волна», «Радио 107,8 Казань/РАДИО любовь», «23 ТВК» (цифрлы телевидение), «26 ТВК» (цифрлы телевидение), дип хәбәр итә Россия Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массалы коммуникацияләр өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе.