В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
“Соңгы мильга” кадәр “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән һәм Үзәк стадионнан барып җитәргә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче май). Футбол буенча дөнья чемпионаты узган көннәрдә Казанда 15 шаттл йөриячәк. Алар ярдәмендә җанатарлар “Казан Арена” стадионы каршындагы “соңгы мильга” кадәр барып җитә алачаклар.
Шаттллар уен башланырга 4 сәгать кала “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән һәм Үзәк стадионнан “Адоратский ур.” тукталышына кадәр йөриячәк. Шаттлар арасында интервал 3 минут тәшкил итәчәк.
Билгеләп үтәргә кирәк, футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр үтә, Казанда төркем этабының 6 уены, 1/8 һәм 1/4 финалларының берәр уены узачак.