В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Предприятиеләр һәм шәһәр халкы көче белән Лисичанск өчен 1400 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыелган
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча шәһәр штабы хәрбиләрнең гаиләләренә күрсәтелә торган өстәмә социаль ярдәм чаралары турында хисап бирде. Ел башыннан аларны гамәлгә ашыруга шәһәр бюджетыннан 22 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Агымдагы елның 1 апреленә ике тапкыр бушлай кайнар ризык белән 2874 укучы тәэмин ителгән, балалар бакчасы өчен ата-ана түләвеннән 1573 бала азат ителгән. Район администрацияләре тарафыннан 3080 транспорт картасы һәм 5093 «Батыр» картасы таратылган. Исегезгә төшерәбез, соңгылары 18 яшькә кадәрге балаларга мәдәният һәм спорт учреждениеләренә бушлай йөрү өчен бирелә, ә транспортта ташламалы йөрү сигез яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар өчен гамәлдә.
«Доверие» үзәгендә хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм күрсәтелә. Бүгенге көндә белгечләргә 541 кеше мөрәҗәгать иткән. Махсус операциядә катнашучыларның хатыннары өчен төрле ярдәм төркемнәре оештырыла, ә аларның балалары өчен арт-терапия үткәрелә, аның максаты – эмоциональ халәтне коррекцияләү.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән 576 бала агымдагы елда мәктәп яны лагерьларында ял иткән.
2023 елның ноябреннән муниципалитет өстәмә чыгым йөкләмәләрен үз өстенә алды, хәзер махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә тәрбияләнүче башка никахтан туган балалар югарыда телгә алынган социаль ярдәм күрсәтүнең барлык төр чаралары белән тәэмин ителә.
«Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы базасында кайнар линия (+7(843)558-74-18) эшли, аның аша 21860 тан артык шалтырату кабул ителгән, шуларның 15644 е – махсус хәрби операция линиясе буенча. Катлаулы мөрәҗәгатьләр «Игелекле Казан» базасында Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты активистлары инициативасы белән оештырылган комиссия тарафыннан карап тикшерелә.
Казанның районнар администрацияләре тарафыннан 300 дән артык мөрәҗәгать каралган.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары кунаклар сыйфатында төрле мәдәният һәм спорт чараларына еш чакрыла. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсендә дәваланучы хәрбиләр өчен атна саен шимбә көннәрендә мәгариф идарәсе тарафыннан өстәмә белем бирү учреждениеләре көче белән мәдәни-ял программалары оештырыла.
«Нәфис Косметикс» АҖ оештырган хәйрия акциясе кысаларында хәрбиләрнең гаиләләренә район администрацияләре хезмәткәрләре барлыгы 50 тоннадан артык азык-төлек җыелмалары һәм көнкүреш химиясе комплектлары тапшырган.
Склад һәм кабул итү пунктлары эшләү дәверендә казанлылар 1400 тоннадан артык азык-төлек, медикаментлар, көнкүреш химиясе, төзелеш материаллары һәм, аеруча кыш шартларында, җылы әйберләр (өске кием, төзүчеләр өчен махсус киемнәр), мич-буржуйкалар, генераторлар җыйганнар. Гуманитар йөк Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә җибәрелгән, барлыгы 75 фура киткән: 2022 елда – 27 фура, 2023 елда – 41 фура, 2024 елда – җиде фура.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, хәрбиләрнең үзләренә һәм шефлыкка алынган территорияләргә ярдәм итү турында мәгълүмат, шулай ук гуманитар ярдәм кабул итүнең 20 пункты адресы «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы сайтында һәм узган ел «РИМ» медиатөркеме тарафыннан төзелгән казанянәшә.рф проекты сайтында урнаштырылган.