Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.01.2026, 10:29

Казанда электр транспортын тоткарлаган юл-транспорт һәлакәтендә гаеплеләрдән 9,5 миллион сумнан артык акча алынган

Узган ел нәтиҗәләре буенча иң зур түләү суммасы – 456 мең 850 сум

Денис Гордийко фотосы

Татарстан Республикасы башкаласында 2025 елда «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе юристлары трамвай һәм троллейбус хәрәкәтен тоткарлаган юл-транспорт һәлакәтләрендә гаепле затлардан 9,5 миллион сумнан артык акча түләттергән. Суд карары нигезендә, электр транспортын тоткарлаган һәм электр челтәрен торгызу өчен түләтелгән иң зур сумма 456 850 сумны тәшкил итә.

Маршрутлар юлындагы юл-транспорт һәлакәтләре, чит транспорт тарафыннан электр челтәрләренең өзелүе, тармакланган трамвай юлларында транспорт чарасының тоткарлануы, шулай ук транспорт хәрәкәтенә комачаулый торган итеп куеп калдырылган автомобильләр җир өсте электр транспорты хәрәкәтенең тоткарлануын китереп чыгара торган иң еш сәбәпләр булып тора, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.

Түбәндәге берничә фактор: гамәлдән чыгарылган рейслар саны, транспортны тоткарлау вакыты һәм билгеләнгән пунктка барып җитә алмаган пассажирлар саны түләттерү бәясенең зурлыгына йогынты ясый.

«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе машина йөртүчеләрне бик игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска чакыра һәм каршы юнәлештәге трамвай юлларына чыгу очрагында 7,5 мең сум күләмендә административ җаваплылыкка тартылу каралганын яки дүрт айдан алты айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителергә мөмкинлеген искәртә. Кагыйдәләрне кабат бозган очракта, транспорт чараларын йөртүчеләр бер елга хокукларыннан мәхрүм ителә.

Алдарак «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең көн саен 132 чакрым трамвай юлын һәм трамвай юнәлешен үзгәртә торган 66 махсус юл өлешен кардан чистартулары хакында хәбәр ителгән иде.

Барлык яңалыклар