Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.08.2020, 12:28

Казанда биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 200-дән артык күп балалы гаиләгә азык-төлек ярдәме күрсәтелде

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе кысаларында республикада 54,5 мең тартма таратылды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август, Алинә Бережная). Татарстанда Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән хупланган «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе дәвам итте. Узган атнада азык-төлек җыелмаларын биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 200-дән артык Казан гаиләсе алды. Акцияне гамәлгә ашыру турында бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе 28-нче апрельдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә башланып китте һәм дүрт этапта узды. Ике атнага бер тапкыр мохтаҗ Татарстанда яшәүчеләр азык-төлек җыелмалары алды, шулай итеп, ике ай дәвамында һәр гаилә азык-төлек белән дүрт тартма алды. Барлыгы 54,5 мең азык-төлек җыелмасы таратылган. Рөстәм Гафаров ачыклаганча, азык-төлек җыелмаларын ялгызлар һәм уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар, кризистан зыян күрүче тармакларда эшләүче шәхси эшмәкәрләр, бер кешегә уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган, 8 яшьтән өлкәнрәк балалары булган гаиләләр һәм башкалар алган.

«Җыелмаларны турыдан-туры тапшырганда һәм социаль челтәрләрдә килгән кире элемтә буенча бу ярдәм чыннан да әһәмиятле булды дип әйтә алабыз», - дип билгеләде Р.Гафаров.

Азык-төлекне илтеп җиткерүдә 800-дән артык волонтер, бизнес-бергәлек вәкилләре ярдәм итте. «Аларның профессионаллыгы, ярдәмчеллеге, оперативлыгы аркасында мохтаҗларга ярдәм чыннан да янәшәдә генә булды, бу акциянең исемен тулысынча чагылдырды», - дип ассызыклады Р.Гафаров.

Узган атнада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрне азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итү турындагы тәкъдимен хуплады. Казанда бу категориягә 200-дән артык гаилә керә. Азык-төлек җыелмалары адресатларга илтеп җиткерелгән инде.

Казан Мэры Илсур Метшин ярдәмгә мохтаҗ казанлыларга ярдәм итү эшен алга таба да дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үтте, шул ук вакытта һәркемгә игътибарлы булырга кирәк. «Күп балалы гаиләләргә генә түгел, мохтаҗ кешеләрнең башка категорияләренә дә игътибар бирүне сорыйм. Бу эшнең бик мөһим өлеше», - диде И.Метшин. Шәһәр башлыгы шулай ук барлык волонтерларның да бөтен ил өчен катлаулы булган чорда үз хезмәтләре өчен бүләкләнәчәкләрен хәбәр итте. «Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте чараларны уздырырга мөмкинлек бирү белән, без тантаналы шартларда волонтерларга аларның эшләре өчен рәхмәт белдерәчәкбез», - дип йомгаклады И.Метшин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 03.08.2020
Видеорепортаж
03.08.2020 11:58
Казанның 200-дән артык күп балалы гаиләсе азык-төлек җыелмаларын алды
Барлык яңалыклар