Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.03.2026, 13:33

Казанда А.М.Бутлеров һәйкәле янындагы Ленин бакчасына керү юлы төзекләндерелә

Әлеге киңлек ял итү урыны итеп үзгәртелә

Денис Гордийко фотосы

Казанда А.М.Бутлеров һәйкәле янындагы Ленин бакчасына керү юлын төзекләндерәләр. Әлеге киңлек ял итү урыны итеп үзгәртелә. Монда яшеллек артачак, җәяүлеләр юлы алыштырылачак, парковка мәсьәләсе хәл ителәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте.

Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, бу локация – системалы якын килүне таләп итә, транспорт күп йөри торган урын. «Әлеге урын яңартылуга мохтаҗ: яңа брусчатка җәелсә, яшел үсентеләр, агачлар утыртылса, чәчәкләр белән бизәлсә, ул танымаслык булып үзгәрәчәк», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Хәзерге вакытта бакчага керү юлы тиешенчә үз ролен үтәми: җәяүлеләргә биредә парковка комачаулый.

Проект ярдәмендә юл өслекләрен яңарту, яңа яктырткычлар, кече архитектура үрнәкләре урнаштыру һәм өстәмә яшеллек булдыру каралган. Профессор Нужин урамында хәрәкәтне оештыру схемасы яңадан каралачак. Болай эшләгән очракта транспорт агымы җайга салыначак, парковка мәсьәләсе хәл ителәчәк һәм җәяүлеләр өчен яшеллеккә күмелгән уңайлы киңлек барлыкка киләчәк.

Концепцияне эшләгән вакытта архитекторлар 2023 елның уңышлы тәҗрибәсенә – Үзәк мәдәният һәм ял паркының керү юлын төзекләндерү проектына таянган.

Әлеге киңлекләрнең охшаш булуы, объектның тарихи әһәмиятен саклап, сыналган карарларны җайга салу мөмкинлеген биргән. «Нәтиҗәдә, иминлеккә һәм уңайлыкка өстенлек бирелгән, шәһәр халкы өчен әһәмиятле булган тагы бер ял итү киңлеге барлыкка киләчәк», - дип сүзен йомгаклады Альберт Шәйнуров.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.03.2026
Видеорепортаж
30.03.2026 12:10
2026 елда Казанда дүрт иҗтимагый киңлек төзекләндерелә
Барлык яңалыклар