Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.09.2023, 17:31

Казанда Киров дамбасы буендагы территория төзекләндереләчәк

Мәйданчыкны Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин карады

Фото: Екатерина Красуцкая

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче сентябрь). ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин төзекләндерергә планлаштырылган Киров дамбасы буендагы территорияне карап чыктылар. Бүгенге көндә монда җәяү йөрү өчен нинди дә булса инфраструктура юк һәм ял итү зоналары каралмаган.

Рөстәм Миңнеханов ТР Шәһәрләрне үстерү институтына, ТР Пространстволы планлаштыру институтына Казан Мэриясе белән берлектә киңлекне үстерү мастер-планын эшләргә һәм тәкъдим итәргә кушты. ТР Рәисе ассызыклаганча, проект Кремль зонасының барлык шартларын үтәп формалаштырылырга һәм суда ял итү өчен инфраструктураны үз эченә алырга тиеш. Төп критерий – кешеләр өчен уңайлылык.

Суга якын булуны исәпкә алып, су ялы өчен объектлар урнаштыру планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Узган атнада Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин Кремль дамбасы буендагы территорияне төзекләндерүне бәяләделәр. Монда велосипед маршруты салынган, агачлар утыртылган һәм эскәмияләр урнаштырылган.

Барлык яңалыклар