Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.10.2020, 12:00

Казанда Мәрҗани урамы төзекләндерелгән: юл өлешенә брусчатка җәелгән, киң тротуар һәм велосипед юллары барлыкка килгән

Участокта автомобильләрнең хәрәкәт тизлеге чикләнгән.

Фото: Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче октябрь). Түбән Кабан күленең яр буе реконструкциясе кысаларында Казанда Мәрҗани урамында, Татарстан урамыннан Зәйни Солтан урамына кадәр җирдә төзекләндерү эшләре башкарылды. Эшләр җәйге чорда алып барылды – юл өлешенә брусчатка җәелде, брусчатка шулай ук юл билгесе элементы буларак та кулланылды, ясалма юл тигезсезлекләре белән кушылган җәяүлеләр кичүләре барлыкка килде.

Яңалыклар автомобильләрнең хәрәкәт тизлеген киметү (брусчатка буенча хәрәкәт иткәндә, машина йөртүчеләр тизлекне интуитив рәвештә киметә), яр буеннан Иске Татар бистәсенә күчкәндә җәяүлеләрнең иминлеген арттыру максатыннан кертелде. Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров билгеләп үткәнчә, бу – шәһәрдә брусчатка салынган беренче машиналар йөрү өлеше (брусчаткадан өслек Кремль урамыннан метрога һәм Болак ермагы аша күперләрнең берсендә бар).

Шулай ук Мәрҗани урамындагы яңартылган участокта тизлекне 20 километр сәгатькә кадәр чикләү кертелде һәм кечерәйтелгән юл билгеләре куелды (40-ка 40 см). Кайбер билгеләр өстәмә табличка куймас өчен, мәсәлән, «Парковка» билгесе (парковка урыны) «Транспорт чарасын стоянкага кую ысулы» билгесе белән берләштерелгән. Коймаларның заманча төрләре дә кулланылган – парковкаларга каршы брендланган баганалар, алар Кабан күле яр буе панорамасын һәм Иске Татар бистәсенең тарихи биналарын «чүпләми».

Мәрҗани урамында башкарылган эшләр нәтиҗәсендә яр буе буйлап киң тротуар, велосипед юлы, парковка кесәләре, йортлар янындагы тротуарда җәйге кафелар өстәлләрен урнаштыру мөмкинлеге бар.

Куркынычсызлык һәм эстетикага карата югары таләпләрне исәпкә алып, юл хәрәкәтен оештыруның заманча чараларын гамәлгә кертү Казанда дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Башкарма комитетның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең транспорт планлаштыру бүлеге. «Аерым алганда, хәзер Миллениум күпере астында «Урам» яңа экстрим-парк урнашкан участок өчен мондый проектны эшләү мәсьәләсе карала», – дип хәбәр итте Тимур Кадыйров.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Кабан күленең яр буе реконструкциясе шәһәрне төзекләндерү буенча иң масштаблы һәм мөһим проектларның берсе булып тора. Беренче этап – Г.Камал театрыннан «Планета Фитнес»ка кадәрге участокта – 2018 елда тәмамланды. Иҗтимагый киңлекнең икенче чиратының озынлыгы 2 км чамасы тәшкил итә һәм яр буеның яңа участокларын колачлый – Һади Такташ урамыннан алып Назарбаев урамына кадәр, күлнең ике ягын тоташтыручы күпер буйлап, шулай ук Иске Татар бистәсендә Мәрҗани урамы буйлап. Объектта эшләр дәвам итә.

Барлык яңалыклар