Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.02.2021, 11:41

Казанда экономияләнгән акчалар хисабына 2021 елгы ремонт программасына өстәмә рәвештә өч күпфатирлы йорт кертеләчәк

Моннан тыш, программага 54 азкатлы һәм аз керемле йорт кертелгән.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль, Ксения Швецова). 2020 елгы йортларны капиталь ремонтлау программасын үтәгәндә акчаларны экономияләү нәтиҗәсендә агымдагы ел программасына өстәмә рәвештә өч күпфатирлы йорт кертеләчәк. Узган ел барлыгы 276 йорт ремонтланган. Бу хакта Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов, Башкарма комитет башлыгы Рөстәм Гафаровка 2020 елда башкарылган эш нәтиҗәләре турында хисабында хәбәр итте.

ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә быел Казанда 2,2 млрд. сумлык 236 йортны ремонтлау планлаштырыла. Моннан тыш, агымдагы елга ремонт программасына өстәмә рәвештә Октябрь, 38 адресы буенча йорт кертелгән, анда канализация системасы алыштырылачак, Восстание урамы, 22а, М.Гафури урамы, 7 адресы буенча йортларда түбә япмасы алыштырылачак, дип хәбәр итте Д.Анисимов.

2020 елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт буенча өчьеллык программаның беренче елы тәмамланды. Барлыгы 3 ел эчендә 6,4 млрд. сумлык 724 йортны ремонтлау планлаштырылган. Шул исәптән 2020 елда 276 йорт ремонтланган, шулай ук 2021 елга 168 күпфатирлы йорт буенча проект-смета документациясен эшләргә кирәк булган. Программа суммасы 2 млрд сумнан бераз артыграк тәшкил иткән.

Узган елда 65 аз катлы һәм аз керемле йорт ремонтланган, ТР башкаласында барлыгы 1284 шундый йортның 585-е ремонтланган. Агымдагы елга тагын 54 йортны ремонтлау планлаштырыла, дип хәбәр итте нотыкчы.

Тулаем алганда, 2020 елда капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру сроклары коронавирус пандемиясе аркасында бераз сузылуга карамастан, барлык планлаштырылган эшләрне башкара алдык.

«2020 елда ремонт эшләре барышында 145 түбә алыштырылды һәм ремонтланды, 46 күп фатирлы йортка керү юлларын ремонтладылар, 30 йортка һава торышына карап көйләү җайланмалары урнаштырдылар», – диде Д.Анисимов. 90 йортта фасадларны ремонтлау буенча эшләр башкарылган, шулай ук 90 йортта җылылык белән тәэмин итүнең йорт эчендәге инженерлык челтәрләрен алыштыру буенча эшләр башкарылган. Моннан тыш, 11 йорт аз мобильле категорияле гражданнар өчен җайлаштырылган, 54 йортта 163 лифт алыштырылган.

Бүгенге көндә торак йортларны – мәдәни мирас объектларын ремонтлау проблемасы кала. Д.Анисимов искәрткәнчә, 2019 елда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына мондый күпфатирлы йортларны ремонтлау буенча аерым программа кирәклеге турында хат җибәрелгән. Бу биналар гадәти программага караганда күбрәк акча таләп итә. Бүгенгә карар кабул ителмәгән, дип өстәде спикер. Аерым алганда, хәзерге вакытта яңартуга Карл Маркс урамындагы 23/6 номерлы һәм Большая Красная урамындагы 29-нчы номерлы күпфатирлы йортлар мохтаҗ.

Капиталь ремонттан тыш, торак фондта агымдагы ремонт та дәвам итә, ул йортларны авариясез эксплуатацияләүне озайтырга мөмкинлек бирә. Узган ел проект-смета документациясен эшләү һәм эшләрне башкаруга техник күзәтчелек белән комплекслы якын килү нигезендә башкарылган агымдагы ремонт программасы буенча 1370 күп фатирлы йортта 755,9 млн сумлык ремонт ясалган, дип хәбәр итте Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе.

Барлык яңалыклар