Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2021, 09:00

Казанда яңа фотофиксация комплекслары ярдәмендә машина йөртүчеләр муниципаль парковка кагыйдәләрен азрак боза башлады

Экспериментның беренче ае нәтиҗәләре буенча, үз автомобильләреннән номерларны салдыручы хокук бозучылар штрафлар ала башлады.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). Казанда муниципаль парковкаларда урнаштырылган яңа стационар фотофиксация комплексларын тест режимында эксплуатацияләүнең беренче этабына йомгак ясадылар. Белгородның «Мәгълүмати технологияләр фабрикасы» җитештергән «Сова-М» комплексларын эшләү һәм эксплуатацияләү өлкәсендәге экспертлар белән чираттагы эшлекле очрашу шәһәр Башкарма комитетының транспорт буенча комитетында узды. Белгечләр нейрон челтәрләрен куллану нигезендә хокук бозуларны теркәргә мөмкинлек бирә торган алгоритмнар ярдәмендә комплексларны камилләштерү вариантлары турында фикер алыштылар.

Ясалма интеллект технологияләре нигезендә эшләүче фотофиксация комплекслары дәүләт теркәү билгеләре булмаган автомобильләрне терки. Экспериментның беренче ае нәтиҗәләре буенча үз машиналарыннан номерларны салдыручы хокук бозучылар почта аша штрафлар ала башлаган. Көн саен теркәлгән мондый хокук бозулар саны арта. Бүгенге көндә үз автомобильләреннән номерларын салдыручы машина йөртүчеләргә карата 30-га якын административ эш төзелгән.

Моннан тыш, машина йөртүчеләр элек номерсыз автомобильләр саны арту теркәлгән һәм түләүләрнең кимүе күзәтелгән зоналарда муниципаль парковка өчен ешрак түли башлады, дип хәбәр иттеләр комитетта.

Тест эксплуатациясенең икенче этабы март ахырына кадәр дәвам итәчәк. Ул комплекс эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә һәм колачлау зонасын киңәйтүгә юнәлдерелгән. Шуңа күрә өстәмә камера урнаштыру карары кабул ителде. Стационар фотофиксация комплексларын сынау нәтиҗәләре буенча аларны алга таба сатып алуның максатчанлыгы турында карар кабул ителәчәк.

Барлык яңалыклар