Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2019, 17:00

Казанда светофорларның эш режимын үзгәртү аркасында юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән

Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында билгеле булды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Казанда җәяүлеләр һәм транспорт светофорларын күчерү вакыты аерыла торган светофорлар эшенең җайга салына торган режимын гамәлгә кертү юл хәрәкәте иминлегенә уңай йогынты ясады. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында билгеле булды. Утырышны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров алып барды.

Казанның ЮХИДИ башлыгы Игорь Новиков ел башыннан авария күрсәткечләре 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимүен сөйләде. «Җәмәгать транспортына даими хезмәт күрсәтү һәм техник торышын тикшерү пассажирлар ташу иминлеген тәэмин итүдә беренчел чараларның берсе булып тора. Кирәкле ресурслар бар, аварияләрне киметү буенча эш системалы рәвештә алып барыла», - дип билгеләп үтте спикер.

Транспорт предприятиеләре җитәкчеләре күчмә состав һәм кондукторларның хезмәт хакы арттырылуы турында сөйләделәр. Моннан тыш, җәмәгать транспортының расланган интервалларын үтәү максатыннан аларның штатын арттыру буенча эш дәвам итә.

Юл-транспорт вәзгыяте яхшыруны һәм кайбер киселешләрдә аварияләрнең кимүен исәпкә алып, бу юнәлештә эшне дәвам итү планлаштырыла, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

Барлык яңалыклар