В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Маршрутларның үзгәртелүе Максимов урамындагы юл-транспорт һәлакәте белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Казанда 43, 60, 6, 89 һәм 18 нче номерлы автобуслар вакытлыча үзгәртелгән маршрут буенча йөри. Әлеге күренеш Максимов урамындагы «14 номерлы мунча» тукталышы янында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте белән бәйле.
Барлык маршрутлар да, әлеге участокка кермичә, Симонов һәм Чапаев урамнары аша узачак, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
43 нче номерлы автобус Химия урамындагы соңгы тукталышка керә алмаячак. Әлегә урам җиңел машиналар белән тулган, бу җәмәгать транспортына һәм кар җыю техникасына комачаулый.