Бүгенге көндә эшләрнең төп өлеше тәмамланган инде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). Казанның «Том Сойер Фест» активистлары Калинин урамындагы 12-нче номерлы йортны торгызуны дәвам итә. Бүгенге көндә эшләрнең төп өлеше тәмамланган инде – шушы көннәрдә волонтерлар йортның аскы бүрәнәләрен торгызган һәм кисеп ясалган йөзлекләр әзерләгәннәр.
Калинин урамы, 12 йорт адресы буенча урнашкан йорт - XIX–XX гасыр агач төзелеш сәнгате үрнәге, якынча 1905 елга кадәр төзелгән. 100 елдан артык вакыт эчендә борынгы йортның агач бүрәнәләре чери башлау билгеләре барлыкка килгән. Волонтерлар аны махсус саклагыч состав белән эшкәртеп, кирпеч белән япканнар, штукатурлаганнар һәм су китү урыннары ясаганнар. Моннан тыш, активистлар тәрәзәләргә кисеп ясалган йөзлекләр әзерләгән. Калинин урамындагы 12-нче йорт кисеп башкарылган эшләрнең күләме буенча бу елның иң зур проекты булган, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.
Калинин урамындагы 12-нче номерлы йорт - бу быел проект волонтерлары торгыза башлаган беренче объект. Июнь аенда алар йортның нигезен ныгыттылар.
Хәзерге вакытта объектта вак-төяк эшләр, шул исәптән буяу эшләре бара. Аларны тәмамлаганнан соң йортны канализация һәм су үткәрү өчен әзерләячәкләр. Җәй азагында йортта яшәүчеләр инде уңайлыклар белән тәэмин ителәчәк. Сүз уңаеннан, быел беренче тапкыр Бөтенроссия фестивале кысаларында объект шәһәр челтәрләренә тоташтырылачак.
Волонтерлар тарафыннан торгызылачак чираттагы объект - бу Фатыйх Кәрим ур., 1 адресы буенча урнашкан Беркутов йорты. Бу җәй эчендә активистлар шәһәрнең тарихи үзәгендәге 3 йортны яңартырга планлаштыралар.
Фестивальгә теләгән һәркем, ссылка буенча анкета тутырып, кушыла ала.
Исегезгә төшерәбез, «Том Сойер Фест» – фестиваль, аның кысаларында активистлар һәм волонтерлар мәдәният һәйкәлләре булмаган кыйммәтле шәһәр төзелеше объектларын ремонтлыйлар. Тарихи мохитне саклауга юнәлдерелгән бу хәрәкәт Россиянең күп кенә шәһәрләрен җәлеп итте. Казанда фестиваль 2016 елда старт алды. Ул вакытта активистлар шәһәр үзәгендәге 3 агач йортны ремонтлады, 125 волонтер катнашты. 2017 елда катнашучылар саны 150 кешедән артып китте, 4 йорт яңартылды, ә 2018 елда – тагын 5 йорт. «Том Сойер Фест» кысаларында битараф булмаган шәһәрлеләр көче белән Казан үзәгендә 12 йортны яңартылды.