В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер биредә лифтлар урнаштыру бара, фасад эшләре тәмамланып килә, йорт яны территориясен төзекләндерү эшләре башкарыла.
(Шәһәр КазаньKZN.RU, 7-нче сентябрь, Алсу Сафина). Казанда «Молодежный» торак комплексының «Фон»нан калган беренче йортындагы эшләр сентябрь ахырына тәмамланачак. Хәзер биредә лифтлар урнаштыру бара, фасад эшләре тәмамланып килә, йорт яны территориясен төзекләндерү эшләре башкарыла. Бу хакта бүген күчмә киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, проблемалы «Фон» торак комплексында йортны төзеп бетерү белән шөгыльләнә торган «Ак таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Газинур Әхмәтов сөйләде.
«Хәзер буяу эшләре тулысынча төгәлләнгән. Лифтларны монтажлый башладылар, сишәмбе фасадны төгәллиләр, ике катта витражлар буенча эшләрне төгәллисе, шулай ук 2-3 катта плитка саласы калды», – дип хәбәр итте Газинур Әхмәтов. Бүгенге көндә парковкадагы сәнәгать идәннәре буенча эшләр калган, киләсе атнада төзекләндерү һәм коймаларны тулысынча җыеп алу планлаштырыла. «Сентябрь ахырына барысы да 100%-ка әзер булачак», - дип ышандырды Г.Әхмәтов. Исегезгә төшерәбез, подрядчы торак комплексның беренче йортында төзелеш-монтаж эшләрен 20-нче сентябрьгә тәмамларга планлаштырган иде. Әмма, «Ак таш» директоры аңлатканча, эшләрне тәмамлау датасының үзгәрүе һәм графикның 10 көнгә күчеше җиһазлар белән тәэмин итү вакыты белән бәйле.
Исегезгә төшерәбез, «Молодежный» торак комплексы 5 йортны үз эченә ала, бүгенге көндә аларның икесе тапшырылган, тагын ике объектта эшләр бара. «Ак таш» торак комплексының 20 катлы беренче йортын төзүгә узган елның көзендә керештеләр. Параллель рәвештә икенче 14-16 катлы йортта эшләр башланды. Башта подрядчы сыйфатында «Строй төзелеш компаниясе» компанияләр төркеме» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җәлеп ителде, хәзер эшләрне «Ак таш» башкара. Торак комплексның бишенче йорты инде берничә ел субай этабында гына тора.
Киңәшмәдә шулай ук Өлеш кертеп фатир алырга теләүчеләргә ярдәм итү республика фондының башкарма директоры Иван Новиков, төзелеш һәм челтәр оешмалары, шәһәр хезмәтләре вәкилләре катнашты.