Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.02.2022, 16:21

Казанда аферист хатын 83 яшьлек пенсионерның 1 млн 300 мең сумга якын акчасын урлаган

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче февраль). Татарстан башкаласында чираттагы мошенниклык очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләр тозагына 83 яшьлек пенсионер эләккән.

17 нче гыйнвар көне ир-атның өй телефонына билгесез хатын-кыз шалтыраткан һәм аның 15 мең сумга дәвалау приборы сатып алу-алмавы белән кызыксынган. Аферист уңай җавап ишеткәч, пенсионерга приборны чыгара торган компаниягә карата суд эше ачылуын һәм аның барлык сатып алучыларга сыйфатсыз һәм куркыныч товар өчен компенсация түләве турында сөйли. Әмма ир акча ала алсын өчен, башта 34 мең сум күләмендә иминият чыгымнарын түләргә тиеш була. Пенсионер ир-ат ризалашканнан соң, мошенник аның белән соңрак элемтәгә керәчәген хәбәр итә. Икенче тапкыр шалтыраткач, ул компенсация күләме артты, шуның аркасында иминият акчасының да күләме артты, дип сөйли. 9 көн дәвамында штрафлар, иминият түләүләре, суд чыгымнары сылтавы белән мошенник пенсионерның 1 млн 272 мең сум акчасын алдап алган. Барлык акчаларны зыян күрүче аферист күрсәткән счетларга күчергән. Җинаятьче чираттагы тапкыр акча күчерүне сорагач, ир кызы белән элемтәгә керә һәм алдау корбаны булуын аңлый.

«Хәзерге вакытта бу факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге җинаятьне ачуга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрелә», – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны аеруча игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмый калу өчен, карта белән бәйле операцияләр турында хәбәр итә алырдай бердәнбер оешма – аңа хезмәт күрсәтүче банк булуын истән чыгармаска кирәк. Әгәр карта белән нидер тәртиптә түгел дигән шик бар икән, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килгән икән, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәр кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә.  СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар