В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген аның вариатив формалары арттырачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Ксения Швецова). 2018-2019 елларда Казанда 6 яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Моннан кала, мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген аның вариатив формалары арттырачак – кыска вакыт төркемнәре, гаилә төркемнәре, мәктәпләр каршындагы мәктәпкәчә белем бирү бүлекләре. Бу тема буенча бүген мәгариф хезмәткәрләренең традицион шәһәркүләм август конференциясендә фикер алыштылар. Ул В.И.Ленин ис. мәдәни-күңел ачу комплексында үтте.
Чыгышында Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов билгеләп үткәнчә, бүген балалар бакчаларына 71 меңгә якын бала йөри. Шул ук вакытта Казанда балалар туу динамикасы үсә. Шуңа күрә, шәһәрдә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары челтәре үсүгә карамастан, балалар бакчасына керү элеккечә проблема булып тора. ТР премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов билгеләп үткәнчә, республика буенча 3 яшьтән узган балаларның 99 проценты балалар бакчаларына йөрсә, Казанда бу сан 95% тәшкил итә.
Бу мәсьәләне мәктәпкәчә белем бирүнең вариатив формалары өлешчә хәл итәргә мөмкин, аерым алганда – гаилә төркемнәре. “Гаилә төркемнәре үсешенә игътибар итәргә кирәк. Казанда мондый тәҗрибә бар. Мондый гаиләләргә булышлык итәргә, мәгълүмат бирергә кирәк”, - диде Р.Борһанов. Бүгенге көндә муниципаль балалар бакчалары каршында 13 гаилә төркеме эшли. Моннан кала, баланы бакчага тулы көнгә алу мөмкинлеге булмаса, аңа кыска көн төркемен тәкъдим итү мөмкинлеген карарга кирәк, дип саный министр. Ул 3 яшькә кадәрге балаларның үсешенә дә игътибар итәргә чакырды.
И.Һидиятов балалар бакчаларын зурайту тәҗрибәсенең уңышлы булуын билгеләп үтте. Аның сүзләре буенча, моңа кадәр реорганизациядә 29 мәгариф учреждениесе катнашкан булса, быел – 22 балалар бакчасы. Балалар бакчасын бер юридик зат буларак теркәү аларда логопед, педагог-психолог, өлкән тәрбияче ставкаларын ачу мөмкинлеген бирә. Балалар өчен шартлар үзгәрешсез кала, чөнки кушылган бакчаларның биналары мәгариф процессыннан төшеп калмый.
Мәктәпкәчә белем алуны тагын бер чара арттырачак – яңа бакчалар ачу. “Республикабыз Президенты карары ярдәмендә 2018-2019 елларда республикада 29 яңа балалар бакчасы төзеләчәк, шуларның 6-сы шәһәдә. Бу, әлбәттә, бакчалар белән хәлне җиңеләйтәчәк”, - диде И.Һидиятов.