Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.02.2021, 11:10

Казанда юлларның 83%ы норматив хәлгә китерелгән

2020 елда Татарстан башкаласында 110 юл ремонтланган.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль, Ксения Швецова). Бүгенге көндә Казан юлларының 83%-ы норматив хәлгә китерелгән. Узган ел Татарстан башкаласында 110 юл ремонтланган. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев 2020 елгы эш нәтиҗәләре турында хисап барышында хәбәр итте.

Юлларны ремонтлау һәм төзү эшләрен уздыру өчен финанслауның төп чыганагы – «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты. 2020 елда Казанда илкүләм проект буенча 110 юл ремонтланган, юл-транспорт һәлакәтләре күп булган 140 урын юк ителгән. Моннан тыш, узган ел Татарстан Республикасы башкаласында 3 юл участогы, ике юлүткәргеч, бер автоюл күпере һәм бер җәяүлеләр юлы төзелгән. Ремонтның һәм төзелешнең гомуми мәйданы 1,1 млн кв. м. Юлларның 83%-ы норматив хәлгә туры килә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан башкаласы илкүләм проект буенча федераль дәрәҗәдә билгеләнгән планнардан алда бара торган күрсәткечкә иреште

Быел Казанда Зур Казан боҗрасының Техника урамыннан Девятаев урамына кадәр участогын, «Серебряный бор» торак комплексы, Вознесение тракты юлларын, Оренбург тракты аша борылыш төенен һәм Назарбаев урамындагы күперне төзү һәм реконструкцияләү дәвам итәчәк, дип хәбәр итте И.Куляжев.

Ишегалды территорияләрен капиталь төзекләндерү турында сөйләгәндә, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе 2020 елда шәһәрдә 460 йортның ишегаллары яңартылуын искәртте. «Безнең ишегалды» дип аталган республика программасы буенча Казанда биш ел эчендә төзекләндерүгә мохтаҗ барлык ишегалларын төзекләндерү планлаштырыла. Йорт яны территорияләренең торышын бәяләү 2019 елда Техник инвентаризация бюросы белгечләре тарафыннан үткәрелгән. Аның нәтиҗәләре буенча программага 4 млн кв. м мәйданлы 3 меңнән артык Казан ишегалды кертелгән, аларны төзекләндерү өчен бишьеллык программа тарафыннан 16,5 млрд сум каралган, шул исәптән 2020 елга – 2,7 млрд сум.

Барлыгы 10 ел эчендә, 2011 елдан 2020 елга кадәр, Татарстан башкаласында 2965 йорт ишегалды капиталь ремонтланган, территорияләр мәйданы 3,5 млн кв. м тәшкил иткән.

Барлык яңалыклар

Казанда юлларның 83%ы норматив хәлгә китерелгән

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль, Ксения Швецова). Бүгенге көндә Казан юлларының 83%-ы норматив хәлгә китерелгән. Узган ел Татарстан башкаласында 110 юл ремонтланган. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев 2020 елгы эш нәтиҗәләре турында хисап барышында хәбәр итте.

Юлларны ремонтлау һәм төзү эшләрен уздыру өчен финанслауның төп чыганагы – «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты. 2020 елда Казанда илкүләм проект буенча 110 юл ремонтланган, юл-транспорт һәлакәтләре күп булган 140 урын юк ителгән. Моннан тыш, узган ел Татарстан Республикасы башкаласында 3 юл участогы, ике юлүткәргеч, бер автоюл күпере һәм бер җәяүлеләр юлы төзелгән. Ремонтның һәм төзелешнең гомуми мәйданы 1,1 млн кв. м. Юлларның 83%-ы норматив хәлгә туры килә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан башкаласы илкүләм проект буенча федераль дәрәҗәдә билгеләнгән планнардан алда бара торган күрсәткечкә иреште.