В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда җәмәгать транспортын көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерләү төгәлләнеп килә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче октябрь, Ксения Швецова). Казанда җәмәгать транспортын көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерләү төгәлләнеп килә. Автотранспорт предприятиеләрендә автобусларның җылыту системасын тикшерәләр һәм кирәк булган очракта - салоннарны җылыту өчен өстәмә җайланмалар сатып алалар. Автобусларның салкыннарга ничек әзерләнүләре турында шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына ПАТП №4 мунициплаь унитар предприятиесенең матбугат туры барышында сөйләделәр.
Күчмә составны көзге-кышкы чорда шәһәрнең транспорт предприятиеләрендә эшкә әзерләү ел саен үткәрелә. Ул үз эченә җылылык системаларын, ишек тыгызлагычларын тикшерүне ала. Шулай ук персонал белән дә эш алып барыла, дип сөйләде Транспорт комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов. «Кышын җәмәгать транспортын йөртүгә аерым таләпләр бар, шуңа күрә машина йөртүчеләр һәм кондукторлар юлда бозлавык шартларында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында инструктаж уза», - дип өстәде ул.
Транспорт комитеты хезмәткәрләре транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәте белән берлектә атнага бер тапкыр, шулай ук барлык зур массакүләм чаралар алдында яки һава торышы үзгәрер дип көтелә торган үзгәрешләр алдыннан транспорт предприятиеләренең күчмә составын тикшерә. Шуңа күрә бүген барлык транспорт йөртүчеләр дә автобусларны кышка әзерләү эшләрен төгәлләргә ашыга. Шулай итеп, шәһәрнең иң эре транспорт предприятиеләренең берсе булган 4-нче номерлы ПАТПда күчмә составны техник хезмәт күрсәтү участогында әзерлиләр. Биредә белгечләр салоннарның җылыту системасын карый, машина йөртүче кабиналарын тикшерә, тормоз системасына ревизия үткәрә. «Салондагы җылытуны караганнан соң, без радиаторларның үткәрү сәләтен тикшерәбез һәм вентиляторларның барлык электр моторларын карыйбыз», - дип сөйләде 4-нче ПАТП муниципаль унитар предприятиесе баш инженеры Усман Зыятдинов.
Быел предприятиенең 170 автобусында өстәмә җылыту җайланмалары урнаштырылган. Баш инженер сүзләренә караганда, бу салонда кыш көне якынча 12-14 градус җылы булган нормаль температура режимын сакларга мөмкинлек бирәчәк. «Автобус туктый һәм һәр 300-500 метр саен ишек ача. Шуңа күрә салоннарның урта өлешендә, кагыйдә буларак, кышын салкын була, - дип аңлатты У.Зыятдинов. - Урта ишекләр янында куелган өстәмә мичләр бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итәчәк».
Моннан тыш, кышка әзерлек барышында газ-мотор ягулыгында эшли торган 37 автобуста предприятиеләр штат алюминий радиаторларын бакыр-җизләргә алыштырдылар. ПАТПның баш инженеры аңлатып узганча, бакыр-җиз радиаторларының җылылык бирүчәнлеге югарырак, шуңа күрә салоннарда җылылык күпкә югарырак булачак.
Автобусларны техник хезмәт күрсәтү участогында әзерләгәннән соң, алар диагностик контроль уза. «Диагностика пунктында без машинаның барлык системаларын тикшерәбез: тормозлар, ходовойлар, яктырту, тавыш сигналлары һәм җылылык системалары. Автобуста нәрсә дә булса төзек булмаса, ул янәдән техник хезмәт күрсәтүгә җибәрелә», - дип сөйләде техник контроль бүлеге башлыгы Алексей Радов.
Сүз уңаеннан, техник хезмәт күрсәтү участоклары һәм диагностика пункты аша автобуслар даими рәвештә уза: планлы диагностика һәр 15 мең км саен, ә техник карау 30 мең км узгач үткәрелә.
Маршрутка чыгар алдыннан барлык газ автобуслары тагын бер тикшерү уза - газ агу предметына. Автобус түбәләрендә урнашкан газ баллоннарын махсус җиһазлар ярдәмендә тикшерәләр.
Маршруттагы эшләр тәмамланганнан соң һәр автобус юыла, ә җыештыручылар салонда тәртип урнаштыра: идән, тоткычлар, тәрәзә төпләре һәм утыргычларны юалар. Көзен һәм кышын автобусларда чисталыкка аерым таләпләр куела, шуңа күрә машина йөртүче һәм кондуктор салонда һәр рейстан соң җыештырылырга тиеш.
Көн саен Казанда маршрутларга 787 автобус чыга, аларның 597-се (76%) тикшерү узган һәм елның салкын вакытында пассажирларны йөртүгә тулысынча әзер. Уртача алганда, бер предприятиедә 4-5 автобусны әзерләп була.