В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1 нче июльдән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү планлаштырыла – бу «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенә җимерелә торган магистраль коллекторларны ремонтлый башларга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче июнь, Дмитрий Никитин). 1 нче июльдән бөтен Россия буенча коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү планлаштырыла. Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр уртача 6,2% тан артмаячак. Республика халкы яңа тарифлар буенча счет-фактураларны аннан алдагы ай нәтиҗәләре буенча август аенда алырга тиеш. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында узган түгәрәк өстәлдә Тарифлар буенча ТР дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина сөйләде.
Ул коммуналь хезмәтләргә (газ, электр энергиясе һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү) кайбер тарифларның республика территориясе өчен бердәй булуын аңлатты. 1 нче июльдән халык өчен табигый газга ваклап сату бәясе – 6,25 сум/куб. м, газ плитәсе булган фатирларда электр энергиясе өчен – 1 кВт/сәг өчен 4,30 сум, ә электр плитәсе белән – 1 кВт/сәг өчен 3,20 сум, авыл торак пунктларында 1 кВт/сәг өчен 3,01 сум тәшкил итәр дип көтелә. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә региональ операторларның хезмәт күрсәтүләренә тарифлар аена бер кешегә 99,93 сумга кадәр, индивидуаль йортларда яшәүчеләр өчен 108,40 сумга кадәр артачак.
Дифференциацияләнгән (кулланыла торган технологияләрдән чыгып) тарифлар буенча салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өчен түләү исәпләнә. 1 нче июльдән халык өчен җылылык энергиясенә республика буенча уртача тариф – 2012,34 сум, эчәргә яраклы суга – 28,69 сум, ташландык суларны агызуга – 26,02 сум, кайнар суга 170,89 сум булыр дип көтелә.
Лариса Хәбибуллина билгеләп үткәнчә, торак кодексында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр каралган. Алар әлеге максатларга чыгымнар гаиләнең гомуми керемендә гражданнарның торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарның максималь мөмкин булган дәрәҗәсеннән арткан очракта бирелә. Республикада бу күрсәткеч тулаем керемнең 21% ын тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга тарифларны арттыру «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенә ярты Казан халкының ташландык суларын агыза торган җимерек хәлдәге магистраль коллекторларны ремонтлый башларга һәм авария хәлендәге үткәргеч торбаларны реконструкцияләүгә керешергә мөмкинлек бирәчәк. «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе 3 мең км челтәргә хезмәт күрсәтә, аларның 70 % ы – тузган һәм авария хәлендәге, аларны эксплуатацияләү срогы 10 һәм аннан да күбрәк ел элек чыккан. Шәһәрдә 1700 км коммуникацияләр тузган. Бу елның 5 аенда шәһәрнең канализация коллекторларында 80 авария булды», - дип хәбәр итте Казан Башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе урынбасары Римма Гарипова. «Ә узган ел эчендә Казанның канализация челтәрләрендә 96 авария ачыкланды», - дип өстәде «Водоканал» МУП икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Таһир Вәлиев.
Моннан тыш, соңгы елларда «Водоканал» балансына 1300 км хуҗасыз челтәр ачыкланган һәм кабул ителгән. Гомумән алганда, коммуналь инфраструктураны ремонтлау һәм торгызу өчен – якынча 65 млрд сум, ел саен ремонт ясау өчен 2 млрд сумнан да ким булмаган күләмдә акча кирәк.
Челтәрләрнең эшкә сәләтлелеген саклап калу һәм массакүләм аварияләрне булдырмау өчен 2028 елга кадәр инженерлык челтәрләрен реконструкцияләү буенча төп чаралар исемлеге белән программа әзерләнгән. Шулай итеп, бу чорда 45 км коммуникацияне – 37 км суүткәргеч челтәрен һәм 8 км канализация челтәрен ремонтлау планлаштырыла. Аерым алганда, хәзерге вакытта Яңа Савин һәм Совет районнарының төп өлешеннән агынты суларны агызып җибәрә торган Чистай урамы буенча магистраль коллекторны реконструкцияләү эшләре бара.
Программада шулай ук Г.Кутуй, Толстой, Ломжа, Каспий һәм башка күп кенә урамнар буенча суүткәргечләрне реконструкцияләү каралган. «Программа реконструкцияләнергә тиешле 60 объектны үз эченә ала, 46 сы – суүткәргеч челтәрләрендә һәм 14 е – канализация коллекторларында», – дип нәтиҗә ясады Т.Вәлиев.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров ассызыклаганча, Казанның төп челтәрләрен ремонтлаудан тыш, «Иделне сәламәтләндерү» федераль проекты һәм «Экология» илкүләм проекты, чистарту корылмаларын төзү һәм реконструкцияләү буенча төбәк программасы кысаларында канализациянең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләре алып барыла. «Әлеге уникаль проект ярдәмендә пычрану дәрәҗәсе өч тапкырга кими», - диде ул. Исегезгә төшерәбез, 2021 елның июнендә Казан Мэры илдә биологик чистарту корылмаларын модернизацияләү буенча иң масштаблы экологик проектларны гамәлгә ашыру башлануы турында хәбәр итте. Ул 33 объект төзүне һәм гамәлдәге 22 объектны реконструкцияләүне үз эченә ала.