В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә авария хәлендә дип табылган 106 йорт кала
Марат Мөгыйнов фотосы
Казанда авария хәлендә дип табылган күпфатирлы йортлар саны 106 берәмлеккә җитте. Алар я сүтелергә, я төзекләндерелергә тиеш. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшинга йомгаклау хисабында Торак сәясәте идарәсе башлыгы Василий Лысачкин хәбәр итте.
Киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин катнашты.
2012 елдан федераль үзәк һәм республика Хөкүмәте ярдәмендә Казанда авария хәлендә дип табылган 165 йортта яшәүчеләр 2,4 мең фатирга күчерелгән. Моннан тыш, 2012 елдан 2025 елга кадәр бушаган муниципаль торак фонды хисабына тагын авария хәлендәге 20 йортта яшәүчеләр күчерелгән. Барлыгы 7 меңгә якын шәһәр кешесе төзекләндерелгән торак алды, дип искәртте Лысачкин.
Программаның соңгы этабы 2019 елда гамәлгә ашырыла башлаган һәм ул 2025 елга кадәр исәпләнгән булган. Шушы вакыт эчендә 2017 елга кадәр авария хәлендә дип табылган йортларда яшәүчеләрне күчерергә тиеш булганнар. Нәтиҗәдә күчерү эшләре вакытыннан алда – 2023 елда тәмамланган.
Алга таба программаның 2017 елның 1 гыйнварыннан соң авария хәлендә дип табылган йортларда яшәүчеләрне күчерүне күздә тоткан алдагы этабы үтәлергә тиеш булган. Әмма хәзерге вакытта әлеге срокларга каралган федераль программа кабул ителмәгән. Казанда халыкны күчерү өчен 1617 торак бинага исәпләнгән күпфатирлы 106 йорт кала. Бу максатларга, якынча мәгълүматларга караганда, 10 миллиард сумнан артык акча кирәк.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы өчен финанс чаралары өч дәрәҗәдәге – федераль, республика һәм муниципаль бюджетлардан бүлеп бирелә. Төп финанс чаралары федераль бюджетка туры килә.
Авария хәлендәге торак программасы гамәлгә ашырылганчы, Казанда тузган торакны бетерү буенча республика программасы гамәлдә булган. Аның ярдәмендә 1996 елдан 2005 елга кадәр 5,5 мең тузган йортта яшәүче 33 мең гаилә төзекләндерелгән торакка күчерелгән.