Ул поселок халкына шәһәргә тизрәк килеп җитәргә мөмкинлек бирәчәк
Фото: Денис Гордийко
37А номерлы яңа маршрут поселокта яшәүчеләргә шәһәргә тизрәк килеп җитәргә мөмкинлек бирәчәк, дип аңлаталар транспорт комитетында. Поселок халкы тарафыннан көндәлек файдаланыла торган социаль объектларның да шактый өлеше әлеге яңа маршрут буйлап урнашкан. Шулай ук ул авиация һәм моторлар төзү заводлары янында урнашкан тукталыш пунктлары аша уза.
Соңгы «Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы» тукталышы шәһәрнең мөһим транспорт узелы булып санала. Аның аша 6, 18, 33, 40, 43, 53, 60, 78, 89 нчы номерлы автобуслар, 1, 6 нчы номерлы трамвайлар, шулай ук 13 нче номерлы троллейбус маршрутлары уза. Моннан тыш, тукталыш янында метроның «Авиатөзелеш» станциясе урнашкан.
Яңа маршрут кертү турында карар «Автомобиль транспортының фәнни-тикшеренү институты» ААҖ белән үткәрелгән консультацияләрдән соң кабул ителгән.