Ул 30 нчы маршрут буенча хәрәкәт итәчәк
Фото: Денис Гордийко
Автобусны җиңел танып булачак: аның алгы пыяласына «Рамазан мөбарәк булсын» дигән язу урнаштырылачак, салон исә төрле төстәге шарлар белән бизәләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Рамазан ае хөрмәтенә 30 нчы маршрут автобусында бушлай рейс узган ел Татарстан башкаласында беренче тапкыр оештырылды. Хәйрия акциясе 800 гә якын кешене колачлады.
Акция «Рамазан – игелекле гамәлләр ае» марафоны кысаларында үткәрелә. Аның максаты – гражданнарның игътибарын хәйриячелек темасына җәлеп итү һәм игелекле гамәлләр кылырга этәрү.