Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.07.2024, 09:05

Казанда ясалма интеллект ярдәмендә 46 камера коелучан йөкләрне капламыйча ташуны терки башлаган

Кагыйдәне үтәмичә, машина йөртүчеләр башка юл хәрәкәтендә катнашучыларны куркыныч астына куя һәм шәһәр урамнарын пычрата

Казан юлларында ясалма акыл ярдәмендә 46 камера эшли башлады. Алар тәүлек буе коелучан йөк һәм чүп-чарны капламыйча ташыган үзбушаткычларны теркәп бара. Әгәр машина йөртүчеләр кузовны чаршау белән капламыйча гына ком, вак таш яки башка вак җыелмалар ташысалар, алар Казанның Төзекләндерү кагыйдәләрен бозалар. Таләпне үтәмичә, ташучылар юл хәрәкәтенең башка катнашучыларын куркыныч астына куялар һәм шәһәр урамнарын пычраталар.

Хокук бозучыларны ачыклау системасы 2023 ел ахырында Казан Башкарма комитеты тарафыннан эшләнеп гамәлгә кертелгән. Шул вакыт эчендә административ комиссияләрнең эшчәнлеген оештыру идарәсе хезмәткәрләре 32 хокук бозуны караган.

Күптән түгел камералар саны 46 га тулды. Идарәдә билгеләп үтүләренчә, төзелеш сезоны башлану белән коелучан йөкләрне дөрес ташымау очраклары ешайды. Шул ук вакытта таләпләрне игътибарсыз калдыру юл хәрәкәте иминлегенә йогынты ясый – йөк машинасы артыннан хәрәкәт итүче машина йөртүчеләргә комачаулый. Моннан тыш, коелучан йөкләр һәм чүп-чар шәһәр урамнарын пычрата.

Казанның Төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, җирне, коелучан төзелеш материалларын, чүп-чарны, җиңел савытларны һәм агачларны брезент тукыма яисә юлларның пычрануын булдырмаслык башка материаллар белән капламыйча ташу рөхсәт ителми. Шулай ук төзелеш катнашмаларын һәм эремәләрен юлга, тротуарга, юл кырыена яисә машина юлы янындагы чирәмгә  агызу мөмкинлегеннән мәхрүм итә торган чаралар күрмичә ташырга ярамый.

Административ хокук бозулар турында ТР Кодексының 3.6 маддәсе буенча кагыйдәне санга сукмаган өчен гражданнарга – 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салу каралган.

Намуссыз машина йөртүчеләрне ел дәвамында ачыклаячаклар, дип ассызыкладылар административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсендә.
Барлык яңалыклар