В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Система ярдәмендә пилотсыз очучы аппаратларның һөҗүме вакытында шәһәр халкы КФЙлар подъездларында ышыклана алачак
Татарстан башкаласында IP-домофоннар аша пилотсыз очучы аппаратлары куркыныч режимы турында мәгълүмат бирүнең яңа системасы эшли башлады. Бүгенге көндә ул Казанның 450 күпфатирлы йортында эшли, 1933 домофонны колачлый.
Системаның төп максаты – шәһәрлеләргә тиз арада яшеренергә мөмкинлек бирү: пилотсыз очучы аппаратлар һөҗүме янаганда подъезд ишекләре һәм ишегаллары капкалары автомат рәвештә ачылачак, ә домофоннар куркыныч турында хәбәр итәчәк.
Системаны активлаштыру өчен шәһәрне Гражданнарны саклау идарәсе каршындагы тәүлек буе эшләүче бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте җавап бирә. БДДХ белгечләре сигнал алганда тиз арада ишекләрне ачалар, бу подъездда тиз генә качарга мөмкинлек бирә.
«Халык, игътибар!» хәбәрен алганда Гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе БДДХ операторына кичекмәстән барлык ишекләрне ачу кирәклеге турында хәбәр итә. 5 секунд дәвамында оператор компьютерда нибары дүрт басуны гына башкара», – дип сөйләде шәһәрнең Гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин. Ул ассызыклаганча, бу гражданнарга, бигрәк тә төп хәбәрнамәне ишетмәгәннәргә мәгълүмат бирүнең өстәмә ысулы һәм тиз арада өй эчендәге ышык урынга эләгү мөмкинлеге. Мәгълүмат бирү режимы шомлану тынганчы өзлексез гамәлдә булачак.
Гражданнарны саклау идарәсе өчен аппарат-программа комплексын «Таттелеком» ГАҖ компаниясе тәкъдим итте. Мондый функционал беренче тапкыр агымдагы елның февралендә Алабугада гамәлгә ашырылды.
Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, «Таттелеком» домофоннарының күбесендә инде IP-модуль бар, аңа хәбәр итү системасы тоташа. Әмма аналог домофоннарны тоташтыру буенча зур эш көтә. «Аларны өстәмә модуль белән җиһазландырырга кирәк. Бу я идарә панелен алыштыру, я системага тоташырга мөмкинлек бирә торган өстәмә модуль урнаштыру булырга мөмкин», – дип аңлатты ул, системаны түләүсез урнаштыручы «Таттелеком» һәм «Уфанет» компанияләренә рәхмәт белдереп.
Бүгенге көндә Казандагы күпфатирлы йортларның 36% ы гына IP-домофоннар белән җиһазландырылган. Пилотсыз очучы аппаратларның куркыныч режимы турында мәгълүмат бирү системасын барлык күпфатирлы йортта яшәүчеләр билгели ала. Моның өчен милекчеләрнең гомуми җыелышын үткәрергә һәм аларның ризалыгы белән провайдер компанияләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов ассызыклаганча, программа тәэминаты компания хезмәткәрләре тарафыннан мондый ихтыяҗ барлыкка килгәннән соң берничә ай эчендә эшләнгән. «Без башка шәһәрләр тәҗрибәсен өйрәндек, бигрәк тә пилотсыз очучы аппаратлары куркынычы шартларында. Бу куркынычсызлык чаралары чыннан да кешеләрне мөмкин булган җәрәхәтләрдән саклап калырга мөмкин», – дип билгеләде ул.
Система ничек эшләвен Хәсәнов урамындагы йортларның берсе мисалында ачык күрсәттеләр. Анда шәһәрнең Гражданнарны саклау идарәсе башлыгы БДДХка тикшерү ясады. 5 секундтан соң домофон төгәл сигнал бирде: «Игътибар! Пилотсыз очучы аппаратлары һөҗүме куркынычы! Подъезд ишекләре ачык! Кирәк булганда сез подъездларда яшеренә аласыз!»
Исегезгә төшерәбез, Казанда күпфатирлы йортларның подвалларында яшеренү урыннары саны 1,7 меңгә кадәр артты. Бу узган ел әзерләнгәннән 500 бүлмәгә күбрәк. Алардан 1,7 миллионнан артык кеше файдалана алачак (Казан халкы 1,3 миллионнан аз гына күбрәк).