В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш Хач йөреше уздырылу белән бәйле
Татарстан башкаласында 4 ноябрьдә дүрт автобус маршрутының хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрәчәк. Бу көнне шәһәр үзәгендә Благовещение соборыннан Крестовоздвижение чиркәвенә кадәр Хач йөреше узачак.
Шәһәрнең Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, 7:00 сәгатьтән чара тәмамланганчы 22, 28, 28а, 89 номерлы автобуслар түбәндәге схема буенча хәрәкәт итәчәк.
22 номерлы автобуслар туры юнәлештә Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы – Горький урамы – Николай Ершов урамы буйлап, ә аннары маршрут буенча барачак. Кире юнәлештә автобуслар Карл Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы һәм алга таба маршрут буенча барачак.
28 номерлы автобуслар Карл Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы һәм алга таба маршрут буенча йөриячәк.
28а номерлы автобуслар Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы – Горький урамы – Николай Ершов урамы аша һәм алга таба маршрут буенча барачак.
89 номерлы автобуслар туры юнәлештә Карл Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы, ә аннары схема буенча хәрәкәт итәчәк. Кире юнәлештә автобуслар Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы – Горький урамы – Николай Ершов урамы һәм алга таба маршрут буенча барачак.
Алдарак Казанда 3 һәм 4 ноябрь көннәрендә Хач йөреше уздырылу белән бәйле рәвештә кайбер урамнарда тукталышта туктап тору һәм транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнеләчәге турында хәбәр ителгән иде.