Чара «Аккош күле» урман паркында узачак
30 нчы майда Татарстанның эре, урта һәм кече предприятиеләре, сәнәгать булмаган сектор учреждениеләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый оешмалары – барлыгы 100 гә якын команда «Корпорацияләр кроссы»нда катнашачак. Чара «Аккош күле» урман паркында узачак.
Командалар өчен төрле катлаулылыктагы 14 каршылык белән таулы-чокырлы җирлектә 3 км озынлыкта дистанция әзерләнә. Катнашу бушлай.
«Корпорацияләр кроссы»нда катнашучыларны һәм кунакларны ГТО нормативларын үтәү зонасы, фуд-корт, концерт программасы һәм профессиональ тренерлардан физик күнегүләр көтә. Моннан тыш, быел балалар өчен дә каршылыклар полосасы оештырылачак.
Кросста 18 яшьтән өлкәнрәк, оешмада кимендә өч ай эшләгән хезмәткәрләр катнаша ала. Команда алты кешедән торырга тиеш.
Катнашучылар өч категориядә бүләкләнәчәк:
эре, урта һәм кече предприятиеләр;
сәнәгать булмаган сектор учреждениеләре;
дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар.
Ярышта катнашуга гаризалар smpo-kazan@yandex.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Катнашучылар һәм җанатарлар өчен барлык файдалы мәгълүмат Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең telegram-каналында, шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә урнаштырылган.
«Корпорацияләр кроссы» – Казан мэриясенең, ТР Спорт министрлыгының һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгының уртак проекты. Ул республика хөкүмәте һәм рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Чараның төп идеясе команда бердәмлеген һәм предприятиеләр, оешмалар, җирле үзидарә органнары арасында дуслык мөнәсәбәтләрен формалаштырудан гыйбарәт.