Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.09.2023, 12:58

Казанда 3 нче октябрьдә «Озын гомер уеннары» ачылачак

ТР башкаласында «Яшәү яме» проектын киңәйтәчәкләр

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче сентябрь, Камилә Вилданова). Бүгенге көндә «Яшәү яме» проекты 2967 кешене үз эченә ала. Чаралар 66 мәдәният учреждениесендә, 50 китапханәдә һәм 25 спорт объектында уза. Октябрь аенда «Озын гомер уеннары», шулай ук яңа «Кешеләр һәм еллар» аралашу клубы ачылачак, анда кызыклы кешеләр белән очрашулар узачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе көнне шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

«Традиция буенча сентябрьдән, дача сезоны тәмамланганнан соң, проект тулы көченә эшли башлый», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

«Озын гомер уеннары»

Казан Мэры Илсур Метшин инициативасы белән «Яшәү яме» катнашучылары өчен «Озын гомер уеннары» проекты ачылачак, анда өлкән буын спортның җиде төрендә ярыша алачак: йөзү, дартс, җиңел атлетика кроссы, өстәл теннисы, шахмат, скандинавия йөреше һәм «Хезмәткә һәм оборонога әзер» нормаларын үтәү. Чара 3 нче октябрьдә Казанның Үзәк стадионында башлана һәм майга кадәр дәвам итәчәк.

Командалар һәр районнан төзеләчәк. Финал этабы алдыннан һәр төркемнән иң яхшы катнашучыларны сайлап алачаклар, алар Казанның иң яхшы спорт яратучы пенсионерлары исеме өчен көрәшәчәкләр. «Яшәү яме» катнашучыларының физик формасын саклап калу өчен 20 муниципаль спорт объектында бушлай күнегүләр башланачак.

«Яшәү яме» катнашучыларының аралашу клубы – «Кешеләр һәм еллар»

Яңа сезонда шулай ук «Кешеләр һәм еллар» аралашу клубы үз эшен башлаячак. Беренче очрашу «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 10 нчы октябрьдә 11:00 сәгатьтә узачак.

Пенсионерлар белән очрашуда язучы һәм драматург Рабит Батулла, менталь арифметика буенча дәресләр методикасы авторы һәм укытучысы Тамара Глазова, ТР Ветераннар советы рәисе, атказанган спорт мастеры Александр Плюшкин һәм «Ышаныч» үзәге педагогы Наталья Шамингулова катнашачак.

«Спикерларны сайлау очраклы түгел. Рабит Батулла 85 яшендә «Ядәч» фильмында төшә, ул хәзер Россия кинотеатрларында киң прокатта бара. Ә Александр Плюшкин үз командасы белән Көньяк Африка Республикасында узган академик ишкәкләү буенча ветераннар арасында дөнья чемпионатында катнашты», – дип хәбәр итте Гүзәл Сәгыйтова.

Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары ноябрь аенда Казан дәүләт циркы аренасында бию чарасы уздыру планнары белән уртаклашты. Элегрәк мондый марафон яз көне уздырылган иде, очрашуга 1500 «тормыш сөюче» килде.

«Яшәү яме» проектының барлык чаралары да пенсионерлар өчен бушлай.

2023 елның 1 нче гыйнварына Казанда 291 512 кеше иминият пенсияләре алган, шуларның өчтән икесеннән күбрәген хатын-кызлар тәшкил иткән. 42 меңнән артык казанлы 80 яшьлек чикне узган, ә быел тагын 55 кешегә 100 һәм аннан да күбрәк яшь тулачак.

Горький исемендәге паркта узган «Яшәү яме» көнен бу җәйдә 10 меңгә якын кеше караган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 25.09.2023
Видеорепортаж
25.09.2023 14:05
Казанда «Яшәү яме» проектын киңәйтәчәкләр
Барлык яңалыклар