Ул 30 нчы маршрут буенча хәрәкәт итәчәк
Фото: ТР мөселманнары Диния нәзарәте
(Казан шәһәре KZN.RU 27 нче ноябрь). Иртәгә, 28 нче ноябрьдә, Казанда 30 нчы шәһәр маршруты буенча йөрүче 704 нче номерлы автобус казанлыларны 7:00 дән 19:00 гә кадәр бушлай йөртәчәк. Акцияне ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды оештырды, дип хәбәр иттеләр мөфтиятнең матбугат хезмәтендә.
Бушлай автобусны тануы җиңел булачак: аның алгы пыяласында «Зәкят» хәйрия фондының хәйрия маршруты» дигән язулы такта кулган. Автобус салоны төрле төстәге һава шарлары һәм хәйриячелек турында баннерлар белән бизәләчәк.
Шулай ук пассажирлар QR-код буенча сәдака калдыра алачак.
Исегезгә төшерәбез, иртәгә Казанда «Юмарт сишәмбе» хәйрия акциясе узачак. Шәһәр халкын ярминкә, мастер-класслар, экскурсияләр, призлар уйнату һәм башка активлыклар көтә.