Сәүдә 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр алып барыла
Фото: Денис Гордийко
Сәүдә 6:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр киләсе мәйданчыкларда барачак:
Ленинград урамы, 27
Чехов урамы, 2
Революция урамы, 12
Батыршин урамы, 20
Х.Ямашев проспекты, 71а
Ю.Фучик урамы, 72
Липатов урамы, 7
Салават Күпере халкы өчен авыл хуҗалыгы ярминкәсе Осиново авылы, Садовая урамы, 9 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәге янындагы парковкада узачак.
Беломорск урамында авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрүне якшәмбегә күчерделәр. Бу әлеге территориядә базар эшләве белән бәйле, биредә атнаның соңгы көнендә шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә алып барыла. Шулай итеп, хәзер ике ярминкә дә бер көнне – якшәмбе көнне үткәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, сәүдә мәйданчыкларында даими рәвештә ветеринария-санитария шартларын тикшерәләр һәм җәмәгать тәртибен саклауны һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәләр. Тулырак мәгълүматны +7(843)223-27-72 (өст.84331) кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин.
Күптән түгел KZN.RU көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 659,4 млн сумлык продукция сатылганлыгын хәбәр иткән иде. Шәһәр халкы арасында иң зур ихтыяҗ ит, йомырка, сөт, май, шикәр, бәрәңге, кишер, карабодай ярмасы һәм он кебек продуктларга булган.