В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август). 23 августта Казанда көчле яңгырлар көтелми. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явып алачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исүче белән алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә һава температурасы +9-11 градус, көндез +16-18 градус булачак.
Татарстан территориясендә шулай ук көчле яңгыр фаразланмый – алар кыска вакытлы булачак һәм урыны белән генә явачак. Шулай да төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исүче җилнең тизлеге артырга мөмкин. Төнлә +7-12 градус көтелә, көндез – +14-19 градус. Алмашынучан болытлы һава саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.