Шәһәр Ратушасында 30 ноябрьдә III Республика инклюзив балы узачак, анда 220 кеше катнашачак. ТР башкаласына Арча, Апас һәм Лаеш халкы киләчәк, казанлылар үзләре дә катнашачак. Музыкаль озату өчен Г.Камал исемендәге театр оркестры җавап бирәчәк.
Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм нормотипияле 12 яшьтән 35 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр катнашачак. Чыгыш алдыннан барлык балалар да адаптив тарихи-көнкүреш биюләре буенча укулар узды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгының матбугат хезмәте.
Чара 16:45 тә башланачак
туры эфирда трансляцияләнәчәк. Иң актив тамашачылар арасында бүләкләр уйнатыла.
Проект «Алдынгылар хәрәкәте» гранты ярдәмендә «Э-моция» театр инклюзив студиясе инициативасы буенча гамәлгә ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, чара 1 декабрьдә
старт алачак инвалидлар декадасы кысаларында уза. Казанда 100 дән артык бушлай чара әзерләнде. Программада – тантаналы һәм хәйрия концертлары, акцияләр, мастер-класслар, китаплар һәм рәсемнәр күргәзмәләре, спектакльләр һәм башкалар.