Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.07.2023, 10:33

Казанда 21 нче июльдә Казан Изге Мәрьям Ана иконасына ия булу бәйрәме билгеләп үтеләчәк

Бу көнне тантаналы гыйбадәт, тәре йөреше, шулай ук классик һәм рухи музыка концерты узачак

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче июль, Юлия Летникова). Православие христианнары 21 нче июльдә Казан Изге Ана иконасына ия булу бәйрәмен билгеләп үтәчәк. ТР башкаласында бу көнне Казан Кремленең Благовещенск соборында тантаналы гыйбадәт, тәре йөреше һәм классик музыка концерты узачак, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров.

Тантаналы гыйбадәт 7:30 да башлана. Аннары дин тотучылар тәре йөреше белән Благовещенск соборыннан Батурин, Карл Маркс, Миславский урамнары буенча Богородица монастырена кадәр үтәчәк.

Шуңа бәйле рәвештә, 7:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр тәре йөреше маршруты буенча юл йөрү өлеше хәрәкәт өчен вакытлыча ябылачак. Моннан тыш, 20 нче июльнең 20:00 сәгатеннән 21 нче июльнең 13:00 сәгатенә кадәр Миславский урамын машиналар тукталышы өчен ябалар.

«21 нче июль кичендә «Черек күл» паркында Largo арт-төркеме чыгыш ясаячак. Коллектив классик әсәрләр, рухи җырлар һәм үзебезнең ил композиторлары җырларын башкарачак», – дип җиткерде спикер. Концерт 18:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.

«Мин барлык хезмәтләребездән әлеге изге эштә максималь ярдәм күрсәтүләрен сорыйм. Безнең девиз – беренче чиратта куркынычсызлык, чисталык, транспорт белән тәэмин итү. Барлык хезмәтләр дә җәлеп ителгән, максималь ярдәм күрсәтәбез», – диде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 17.07.2023
Видеорепортаж
17.07.2023 10:50
Казанда Казан Изге Мәрьям Анасы иконасына ия булу бәйрәме билгеләп үтелә
Барлык яңалыклар