В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сишәмбе көндез ТР башкаласында һава температурасы 1-3 градус салкын булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). Синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләрне һава шартларының начараюы турында кисәтә. 18-нче гыйнвар төнлә һәм көндез күз күреме 1-2 км га кадәр начараю белән буран, кар һәм көчле җил көтелә.
Казанда болытлы һава торышы фаразлана, кар явачак, аерым районнарда – буран. Көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 м га кадәр җитә. Һава температурасы төнлә 6-8 градус салкын, иртәгә көндез – 1-3 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем Татарстан буенча да кар явачак, кайбер районнарда буран булырга мөмкин. Көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы –6–11 градус, көндез –1 градустан –6 градус арасында тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.