В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Казанның «Рубин»ы һәм Петербургның «Зенит»ы арасында футбол матчы уздыру белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче сентябрь). Татарстан башкаласында 17 нче сентябрьдә алкогольне ваклап сатуны чикләячәкләр. Бу Казанның «Рубин»ы һәм Петербургның «Зенит»ы арасында футбол буенча Россия Премьер-лигасы матчын үткәрү белән бәйле.
Чикләү турындагы карарга ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Тыю уенны үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен федераль закон нигезендә кабул ителгән.
Чикләү «Ак Барс Арена» янында гамәлдә булачак: Ф.Әмирхан проспекты буенча Сибгат Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр; Чистай урамы буенча Адоратский урамына кадәр; Адоратский урамы буенча Академик Лаврентьев урамына кадәр; Академик Лаврентьев урамында ишегаллары буйлап Гаврилов урамы, 10 кадәр. Аннары өченче транспорт дамбасының әйләнмә күпере чиге буенча (шул исәптән төзелеш кибетен кертеп) Троицкий Урманы урамына кадәр; Троицкий Урманы урамы буенча һәм аннан Казансу акваториясе буйлап Ф.Әмирхан проспектына кадәр. Шулай ук Астрономия, Бауман, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Профсоюз, Университет, Чернышевский урамнарындагы сәүдә объектларында алкоголь сатып алып булмаячак.