В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россия президентын сайлаулар көннәрендә шәһәр җәмәгать транспортында йөрү бушлай булачак
Фото: Денис Гордийко
Җәмәгать транспорты 13:00 сәгатьтән бәйрәм чаралары тәмамланганчы көчәйтелгән режимда эшләячәк.
Үзгәрешләр Ямашев проспекты буенча хәрәкәт итүче 10, 10а, 18, 28, 28а, 33, 35, 35а, 36, 45, 46, 49, 55, 60 нчы номерлы; Чистай урамы буенча хәрәкәт итүче 62, 74, 75 нче номерлы; Әмирхан проспекты буенча хәрәкәт итүче 28, 28а, 43, 54 нче номерлы автобусларга кагылачак.
Моннан тыш, Ямашев проспекты буенча хәрәкәт итүче 2, 13 нче номерлы, Чистай урамы буенча хәрәкәт итүче 1 нче номерлы троллейбуслар, шулай ук маршрутлары Ямашев проспекты буенча уза торган 5, 5а, 6 нчы номерлы трамвайлар эше көчәйтеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, РФ президентын сайлаулар 15-17 нче мартта узачак. Бу көннәрдә сайлау участокларында тавыш бирүчеләргә «Гаилә белән сайлыйбыз» дигән язулы беләзекләр таратылачак, аның ярдәмендә шәһәр халкы тавыш бирүнең өч көнендә дә җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана алачак. Сайлауларның соңгы көнендә «Ак Барс Арена» стадионында бәйрәм концерты узачак, аның хедлайнерлары – Ваня Дмитриенко, Хәбиб, «Иванушки International», «Кар-мэн» һәм «Хор Турецкого» төркемнәре.