В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Казан транспорт» кушымтасын 178 мең тапкырдан артык йөкләп алганнар
Ярты ел эчендә казанлылар юл йөрү өчен кондукторсыз түләү системасы ярдәмендә 156 мең тапкыр түләгән. Транзакцияләр QR-код һәм геолокация буенча «Казан транспорт» кушымтасы ярдәмендә башкарылган.
Ярты елдан артык казанлылар һәм шәһәр кунаклары җир өсте электр транспортында йөрү өчен банк картасы беркетелгән «Казан транспорт» мобиль кушымтасы аша түлиләр. Бүгенге көндә QR-код буенча 119 меңнән артык түләү һәм геолокация буенча 37 мең тирәсе түләү башкарылган, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП.
Хезмәттән файдалану һәм юлда йөргәнгә геолокация буенча түләү өчен телефонга «Казан транспорт» кушымтасын йөкләп алырга кирәк. Транспортка утырганнан соң Bluetooth белән бергә геолокацияне кабызырга кирәк, шуннан соң программа пассажирның урынын транспортның урыны белән чагыштыра, һәм әгәр алар туры килсә, юл йөрү өчен түләүгә раслау килә.
Шулай ук кушымта ярдәмендә QR-кодлы яңартылган мәгълүмати стикерлар буенча юл йөрү өчен түләргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, узган елның октябрендә «Метроэлектротранс» «Датапакс» АҖ белән берлектә геолокация буенча түләүнең тагын бер яңа ысулын эшләтеп җибәрде. Казан мондый форматны керткән беренче миллионлы шәһәр булды.