Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.09.2024, 13:11

Казанда 14 сентябрьдә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлачак

Барлык мәйданчыкларда да ветеринария-санитария таләпләре үтәлешен тикшерәчәкләр

Татарстан башкаласында 14 сентябрьдән 29 декабрьгә кадәр атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Мәйданчыкларда яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар ваклап сату бәясеннән 15% ка түбәнрәк бәядән тәкъдим ителәчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте.

«Урып-җыюдан соң һәр елны шәһәр халкы көзге ярминкәләр көтә. Күп еллар эчендә барысының да яраткан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре барлыкка килде, сатып алучылар аларны таный. Хөрмәтле пенсионерлар, кагыйдә буларак, – ярминкәләрдә беренче сатып алучылар, шуңа күрә, әйдәгез, традиция буенча барысын да тиешле дәрәҗәдә оештырабыз», – дип билгеләде шәһәр мэры Илсур Метшин. Аның сүзләренә караганда, фермерлар белән агропредприятиеләр дә сәүдә итүне көтә, шуңа күрә шәһәр башлыгы район администрацияләре башлыкларына Татарстан районнарыннан килгән делегацияләрне шәхсән каршы алырга һәм шәһәр халкы белән элемтәдә торырга кушты.

Сәүдә атна саен шимбә көннәрендә 6:00 дән 13:00 гә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда алып барылачак:

·         Авиастөзелеш районы

Дементьев ур., 7

Ленинград ур., 27

·         Яңа Савин районы

Академик Лаврентьев ур., 10

Х.Ямашев проспекты., 71а

·         Совет районы

Аграр ур., 2

Липатов ур., 7

·         Киров районы

Батыршин ур., 20

Краснококшайск ур., 150/2

Революция ур., 12

·         Вахитов районы

Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше

·         Идел буе районы

Җиңү проспекты, 46в

Ю.Фучик ур., 64

Салават күпере торак районында ярминкәләр Осиново бистәсе, Садовая ур., 9 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең парковкасында оештырыла.

Руслан Фазылҗанов билгеләп үткәнчә, Северный бистәсендә яшәүчеләр үтенече буенча, Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә якшәмбе көннәрендә сәүдә итү булачак.

Барлык мәйданчыкларда да ветеринария-санитария таләпләренең үтәлешен тикшерәчәкләр һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәчәкләр. Тулырак мәгълүматны +7(843)223-27-72 (өст.84331) кайнар линия телефон номеры буенча белергә мөмкин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.09.2024
Видеорепортаж
09.09.2024 12:54
Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 29 декабрьгә кадәр узачак
Барлык яңалыклар