Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.04.2024, 12:44

13 нче майда Казанда «Студентлар язы» шәһәр фестиваленең гала-концерты узачак

Быел катнашучылар 121 бию, 102 вокал номеры, 75 театраль перформанс әзерләгән

Фото: Денис Гордийко

13 нче майда «Студентлар язы» шәһәр фестиваленең гала-концерты Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концерт залында узачак. Бу көнне җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре игълан ителәчәк. Иң яхшы катнашучылар һәм коллективлар 26 нчы майдан 1 нче июньгә кадәр Саратовта үтәчәк «Россия студентлар язы»ның йомгаклау этабында катнашачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.

«Студентларыбыз, «Россия студентлар язы»на барып, Казан данын лаеклы яклап кайтырлар, дип өметләнәбез», – диде шәһәр мэры Илсур Метшин.

Гариза тапшыру кампаниясе мартта башланды. Югары уку йортлары кысаларында уздырылган этапның иң яхшы катнашучылары үзләренең талантларын апрель башында республика сайлап алу этапларында күрсәткәннәр инде. Быел Казан университетларының иҗат коллективлары жюрига 121 бию, 102 вокал номере, 75 театраль перформанс, үзенчәлекле жанрда 64 эш һәм 49 инструменталь композиция тәкъдим иткән.

«Шулай ук Казан югары уку йортлары студентлары үзләрен «мода», «арт», «медиа» һәм «видео» юнәлешендә актив күрсәттеләр», – дип өстәде Алия Заһидуллина.

«Югары уку йортының гомуми программасы» юнәлеше буенча конкурс концерт программаларын Казанның, Әлмәтнең һәм Чаллының 13 мәгариф учреждениесе әзерләгән. Катнашучы университетлар, традицион рәвештә, зур һәм кечкенә төркемнәргә бүленгән.

Алда – Казан федераль университетының, Чаллы дәүләт педагогика университетының һәм узган ел җиңү яулган Казан дәүләт энергетика университетының иҗат командалары чыгышлары көтелә. Соңгысы үзенең конкурс программасын В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында бүген күрсәтәчәк.

«Быел «Югары уку йортының гомуми программасы» юнәлеше кысаларында Россиядә Гаилә елына һәм Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елына багышланган программалар өчен махсус номинацияләр кертелде», – дип хәбәр итте балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.

Диана Жиленкова

Фото: Марат Мөгыйнов

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 22.04.2024
Барлык яңалыклар