В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр радиоүзәгендә ремонт-профилактика эшләре алып барыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). Казанда телерадиосигналны өзеп тору планлаштырылган. Бу шәһәрнең Можайский урамы, 6 адресы буенча урнашкан радиотелеүзәктә ремонт-профилактика эшләренә бәйле.
Әйтик, аналог («ТНВ» ТРК акционерлык җәмгыяте) һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программаларын тапшыруда өзеклекләр 13-нче июльдә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Радиотелевизион тапшыру үзәге. Шундый ук эшләр бүген дә башкарылды.