Юллар берничә урамда ябылачак
Казанда Россия көнендә транспорт хәрәкәте берничә урамда чикләнәчәк. Бу шәһәр башкарма комитеты карарыннан күренә.
12:00 дән 23:00 гә кадәр 12 июньдә Батурин урамындагы юл өлешен (Карл Маркс урамыннан Кремль дамбасына кадәр) ябалар.
Шул ук вакытта автомобильләр Большая Красная урамыннан (Миславский урамыннан алып Батурин урамына кадәр һәм Меңьеллык мәйданыннан Батурин урамына кадәр) уза алмаячаклар.
Моннан тыш, Россия көнендә 12:00 дән 23:00 гә кадәр С.Хәким урамындагы (Декабристлар урамыннан алып Әбсәләмов урамына кадәр) юл өлеше ябылачак, шулай ук бу вакыт эчендә «Казан» гаилә үзәге янындагы парковка зонасын ябачаклар.