В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә тәрбиягә бала алган барлыгы 219 гаилә бар
Казанда опека органнары дәүләт учреждениеләрендәге 1158 балага һәм 165 балага карата хокукларын яклауны гамәлгә ашыра. Биш ел эчендә шәһәрдә балаларны ата-аналарыннан тартып алуның ике очрагы булган.
Казанда ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар кабул ителә торган дүрт махсуслаштырылган учреждение бар. Болар: махсуслаштырылган республика балалар йорты, Казанның Идел буе районы балалар йорты, «Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Казанның 11 нче мәктәп-интернаты» һәм «Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен Дәрвишләр балалар интернат-йорты» ДКУ. Гомумән республикада шундый 13 учреждение эшли.
Гаилә имин булмау ихтималы турында сигналлар еш кына укытучылардан, табиблардан, социаль хезмәткәрләрдән, шулай ук битараф булмаган шәһәр кешеләреннән килә.
Бала урнаштырганда өстенлек туганнарда кала. Агымдагы елда Татарстанда опекуннарга мәктәпкәчә яшьтәге балага 11.170 сум, мәктәп укучысына 12.880 сум түләүләр билгеләнгән. Тәрбиягә бала алган ата-ананың республика буенча түләве 3 мең сум, ә Казанда аларга 2 мең сум өстәмә түләнә. Шулай ук башка өстәмә түләүләр дә гамәлдә.
2017 елдан «Волжская Гавань» торак комплексында Казан мэры Илсур Метшин инициативасы белән өч өч бүлмәле фатир килешү буенча тәрбиягә бала алган гаиләләргә тапшырылды. Аларның һәрберсендә дүртәр бала тәрбияләнә, шул исәптән инвалид балалар һәм авыр яшүсмерләр. Бу елларда җиде бала 18 яшькә җиткән һәм тәрбиягә алган гаиләдән киткән, ә гаиләләр тәрбиягә яңа балалар алган.
2010 елдан Татарстан республикасында социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләр базасы алып барыла. Казан буенча бу базада бүгенгә 596 гаилә санала. Казанның опека һәм попечительлек бүлекләре җитәкчеләре район ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумнары рәисләре булып торалар, аларда атна саен әлеге исемлектән 20-30 гаилә карала. Мондый гаиләләр белән опека белгечләре күзәтүсезлек һәм караучысызлыкны профилактикалауның барлык хезмәтләре (сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау, мәдәният, спорт, яшьләр, полиция) белән бергә эшлиләр. Гаиләне күзәтү уртача ике ел алып барыла. Әгәр шушы вакыт эчендә ата-аналар яшәү рәвешен үзгәртмәсә, ата-ана хокукларын чикләү яки алардан мәхрүм итү мәсьәләсе килеп баса.
Ата-ананың ата-ана бурычларын үтәүдән читләшкән, балаларга карата рәхимсез мөгамәлә иткән яисә хроник алкоголик яки наркоман булганлыгы расланган очраклардан тыш, опека органнары баланың гомеренә яисә сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаганда, аны кичекмәстән тартып алырга хокуклы. Баланы тартып алу муниципаль берәмлек башлыгы акты нигезендә башкарыла, бу вакытта кичекмәстән прокурорга хәбәр ителә, баланы вакытлыча урнаштыру тәэмин ителә, кагыйдә буларак бу приют яки хастаханә. Һәм 7 көн эчендә опека органнары ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү я чикләү турында судка дәгъва юллыйлар.
Соңгы ике елда опека хезмәткәрләре аерылышкан ата-аналар арасындагы бәхәсләрне җайга салу буенча баланың яшәү урынын билгеләү, уку йортын сайлау, баланың исемен үзгәртү, шулай ук әбиләр, бабайлар һәм башка туганнар белән аралашу тәртибен билгеләү мәсьәләләрендә 2000 гә якын гражданлык эшендә катнашкан.
Опека органнары гади гаиләдә тәрбияләнүче баланың мөлкәте белән алыш-биреш итүгә алдан рөхсәтләр бирәләр. Бу сату-алу килешүләре, ипотекага милек алу, бала катнашыннан башка хосусыйлаштыру, мирас милеге белән килешүләр. 2023 елда Казанның опека органнары тарафыннан 3244 рөхсәт кәгазе, 2024 елда – 2198 рөхсәт кәгазе бирелгән.