В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пәнҗешәмбегә каршы төндә һава температурасы минус 16-18 градуска кадәр җитәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). Иртәгә, 10 гыйнварда Татарстанда һәм Казанда салкын һава торышы көтелә. Аязучан болытлы һава, көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Урыны белән аз гынә кар явачак.
Пәнҗешәмбегә каршы төндә Казанда һава температурасы минус 16-18 градуска, аязган вакытта минус 20 градуска кадәр җитәчәк. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары 10-12 градуска кадәр күтәреләчәк.
Республикада төнге сәгатьләрдә минус 16-21 градуска кадәр суыта, аязган вакытта - 25-28 градуска кадәр. Көндез Татарстанда һава температурасы минус 10-15 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Татарстан машина йөртүчеләренә юлларда бозлавык саклану турында искә төшерәләр.