В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
22 октябрь көнне көндез һава + 11-13 градуска кадәр җылыначак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). 22-нче октябрь көнне Татарстан һәм аның башкаласында синоптиклар аязучан болытлы һава фаразлый. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр, кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Казанда төнлә һава температурасы +3-5 градус, көндез – 11 градустан 13 градуска кадәр җылы булачак.
Татарстан буенча төнлә һава температурасы +1 градустан +6 градуска кадәр, көндез +9 градустан +14 градуска кадәр тибрәнәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.