В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә «Бокс буенча Россия спорт мастеры» исеме биреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). 25-28-нче декабрь көннәрендә Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә (Җәүдәт Фәйзи ур., 2а) СССРның атказанган спорт мастеры, дөнья чемпионы Айрат Хаматов призларына «А» классында бокс буенча XVII бөтенроссия ярышлары узачак. Турнирда илнең 25 төбәгеннән 100-дән артык иң көчле боксчы катнашачак.
Татарстаннан 30 спортчы катнаша. Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә «Бокс буенча Россия спорт мастеры» исеме биреләчәк, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Ачылыш тантанасында танылган спортчылар катнашачак: Олимпия уеннарының бронза призеры, дөнья һәм Россия чемпионы Алексей Лезин, дөнья чемпионы, күп тапкырлар Европа һәм Россия чемпионы Альберт Сәлимов, дөнья чемпионы, ил беренчелеге чемпионы, Европа чемпионатының көмеш медале иясе, Ирекле ихтыяр уеннары бронза призеры, атказанган спорт мастеры Айрат Хаматов.
Турнирны ачу тантанасы 17.00 сәгатьтә була. Бу ярышлар белән Татарстан Республикасы бокс федерациясе 2019 елгы спорт сезонын төгәлләячәк.