Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.06.2019, 10:00

Казанга эшлекле сәфәр белән Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде

Аэропортта хөрмәтле кунакны Рөстәм Миңнеханов, Алексей Песошин, Фәрит Мөхәммәтшин, Илсур Метшин каршы алды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). Бүген Казанга эшлекле сәфәр белән Төрекмәнстан Республикасы Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде. Аэропортта хөрмәтле кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин каршы алды.

Килгәч тә беренче эш итеп Гурбангулы Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге Төрекмәнстан делегациясе Татарстанда җитештерелгән сәнәгать продукциясе күргәзмәсе белән танышты. «КАМАЗ» үзенең йөк автомобильләрен, автобусларын, шул исәптән газда эшләүче автобусларын һәм электробусларын тәкъдим итте. «Казан вертолет заводы» медицина модуле белән җиһазландырылган «Ансат» җиңел вертолетын күрсәтте. Шулай ук Төркмәнстан Президенты «Татнефть» компаниясе тарафыннан гамәлгә кертелә торган нефть чыгару һәм эшкәртү өлкәсендәге яңа технологияләр белән танышты. Газ балоны җиһазларын урнаштыру тәҗрибәсе турында РариТЭК компанияләр төркеме вәкилләре сөйләде. Моннан тыш, экспозициядә А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, «Химград» технополисы, КЭР-Холдинг, Казан Гипронииавиапром һәм Татарстанның башка компанияләре катнашты.

Бүген эшлекле программаның төп өлеше Татарстан Президенты белән Төркмәнстан Президентының Казан Кремлендә ике яклы очрашуы һәм киңәйтелгән составта сөйләшүләр булачак. Очрашу барышында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре буенча фикер алышу планлаштырыла, ә ахырда автомобиль төзелеше, нефть химиясе, мәгариф өлкәләренә кагылышлы берничә килешүгә имза салу планлаштырыла.

Төрекмәнстан делегациясе составына шулай ук хөкүмәт рәисе урынбасарлары, чит ил эшләре, спорт һәм яшьләр сәясәте, мәдәният министрлары керде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар