В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бию номерларын Россиянең 50-дән артык шәһәреннән килгән 2500 бала күрсәтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). 26-28-нче апрельдә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Алла Духованың Todes балет мәктәп-студияләре VII Бөтенроссия фестивале узачак. Бию номерларын Россиянең 50-дән артык шәһәреннән килгән 2500 бала күрсәтәчәк.
26-нчы апрельдә 16.30 сәгатьтә катнашучылар бию батлларында көч сынашачак, 27-нче апрельдә гала-концерт узачак, анда тамашачылар артистларның иң яхшы номерларын күрәчәк. Бүләкләү тантанасы 28-нче апрельгә планлаштырылган, дип хәбәр итә оештыручылар.