В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласына 25 шундый транспорт чарасын кайтару планлаштырыла
Фото: «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче август). Казанга беренче серияле МАЗ-303Т20 троллейбусы кайтты. Барлыгы 25 транспорт чарасы булачак.
Хәзер троллейбуслар кирәкле процедураларын узачак, ә машина йөртүчеләр яңа техникада машина йөртүгә өйрәтү үтәчәк. Шуннан соң транспорт пассажирлар ташуга керешәчәк, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, яңа троллейбуслар ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән сатып алындылар.