В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
19 июньдә көндез һава температурасы +26-28 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). Татарстан һәм аның башкаласына озак көтелгән җылылык килә. Киләсе тәүлектә Казанда алмашынучан болытлы һава, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил көтелә. Төнге температуралар +12-14 градус тәшкил итә, көндез терекөмеш баганалары +26-28 градус күрсәтәчәк. 19 июньдә шәһәрдә яңгыр көтелми.
Шул ук вакытта, ТР Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, 19 июньдә көннең икенче яртысында Татарстан территориясендә урыны белән яшен, җилнең көче 15-20 м/с тизлеккә кадәр артуы көтелә. Төнлә минималь температура - +7-12 градус, көндез - +24-29 градус.